Экскурсия "Афганистан –йөрәк ярам"

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль- Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә . Шул унайдан, 16 февраль көнне ,Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы  хезмәткәрләре , укучылар белән берлектэ,  Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Фердинанд Шайдуллинның якты истэлегенә багышланган,   урта мәктәп музеенда экскурсиядэ булдылар. “ Афганистан –йөрәк ярам”- дип аталган элеге чарада,  укучылар аның армиядән туган якларына , дусларына , әти –әнисенэ язган хатлары,  шәхси әйберләре белән таныштылар. Үткәрелгән чараның максаты , балаларда якташыбыз Фердинад Шайдуллин кебек батыр илне яклаучыларга карата горурлык хисе булдыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International