"Җан җылысы кирәк кешегә..."әдәби кичә

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

   Завод-Нырты урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы , мәктәп китапханәчесе ,  авыл китапханәчесе  белән берлектә " Җан җылысы кирәк кешегә...". Чара танылган татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның 84 яшьлегенә багышланган. Ул-балалар өчен дә, олылар өчен дә билгеләнгән 40тан артык китап авторы, Г. Тукай һәм М. Җәлил әдәби премияләр лауреаты. Чара барышында Хафизова Рушания Хәлил кызы аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, аның абруйлы Әдәби премияләре турында сөйләде. Укучылар язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Яруллин Фәнис Гатаулла улының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар,  укучылар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International