ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Карарын үтәү йөзеннән, 2022нче елның 29нчы апрелендә Саба гимназиясе базасында  полиция майоры Сафиуллин Д.Ф.  һәм районның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында укыту күнегүләре үткәрелде. Планлаштырылган чара оешкан төстә, билгеләнгән вакытта һәм барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәү белән башкарылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 апрель көнне Мичән авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, чүп-чар җыелды, шулай ук Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт  коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эш нәтиҗәсеннән канәгать калдылар!

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Буа шәһәрендә республикакүләм гади авиамодельләштерү ярышлары булып үтте. Саба районы командасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, түбәндәге урыннарга лаек булдылар:

1 нче урын - Сибагатов Самир, Тимершык урта мәктәбе;

1 нче урын - Галиев Нияз, Тимершык урта мәктәбе;

2,2,3 нче урыннар - Хайруллина Алина, Тимершык урта мәктәбе;

2,3 нче урыннар - Галиев Нияз, Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

3 нче урыннар - Ахметзакиров Альмир, Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

Командалар арасында 3 нче урын - Тимершык командасы;

Командалар арасында 3 нче урын - Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шулай ук Росреестр Кадастр инженерлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм нәтиҗәлелеге рейтингын яңартырга ниятли: хәзер «кызыл зонага» эләгү нәтиҗәсез булмаячак.

   2022 нче елның 28 нче апрелендә, Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогының финал уеннары узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

26 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында бөек татар шагыйре Г.Тукай көне уңаеннан һәр корпуста тәрбияләнүчеләр белән чаралар үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрхуллин Нурислам Фәрхулла   улының Туган көне белән һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык.Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International