Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, чүп-чар җыелды, шулай ук Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эш нәтиҗәсеннән канәгать калдылар!