26 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында бөек татар шагыйре Г.Тукай көне уңаеннан һәр корпуста тәрбияләнүчеләр белән чаралар үткәрелде.
Һәр төркемдә тәрбиячеләр "Г.Тукай - безнең бөек шагыйрь" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр, анда балалар шагыйрьнең биографиясе, аның әсәрләре белән таныштылар. Әсәрләрне укыганнан соң, тәрбияләнүчеләр стена газетасы чыгардылар. Аннары балалар арасында Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы үткәрелде. Чара ахырында алар шагыйрьнең җырларын тыңладылар.