ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2022 ел
якшәмбе

30 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча икеайлык кысаларында, учреждение территориясендә өмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

2 май 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 2 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

30 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбе, Спорт комплексы, «Саба» йөзү бассейны- МБУ хезмәткәрләре "САБА" паркы территориясен чүп-чардан, яфраклардан, коры үләннән чистарту буенча эш оештырдылар. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.

Курсабаш авыл җирлегендә өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

      Үзебез эшләгән, хезмәт куйган оешмабызның чиста, тәртиптә булуы, үзебезнең ни дәрәҗәдә тәртипле, әхлаклы булуыбызны күрсәтә. Җирләр кардан ачылу белән, территориябезне , тирә-якны  чүптән арындыру,чистарту   бер изге гамәл  булып тора. Шушы максаттан 30 нчы апрель көнне " Игенче" ҖЧҖ дә өмәләр узды. Чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.

Кадерле якташлар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме — 1 Май белән котлыйбыз!

    Беренче май Ватаныбызның данлы тарихи үткәне, Бәхетле үзгәрешләргә ышаныч белән бәйле, элеккечә үк тынычлык һәм хезмәт бердәмлеге символы булып тора. Бу бәйрәм үзе белән яз, үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыру теләге, чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның һәм илебезнең киләчәген тулысынча булдыручылар бәйрәме.

    Кадерле якташлар! Бу якты бәйрәм көнендә сезнең хезмәтегез һәрвакыт кирәкле һәм лаеклы бәяләнсен, һәм юмарт яз җылысы һәркемгә шатлыклы кәеф бүләк итсен, яңа хезмәт казанышларына көч бирсен! Нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, тынычлык һәм иң якты өметләрнең чынга ашуын телибез! Беренче Май Белән!


30
апрель, 2022 ел
шимбә

27 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Татарның бөек язучысы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

30 апрель көнне Иштуган авыл җирлегендә өмә үткәрелде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International