«Татарның бөек язучысы» дип исемләнгән әдәби сәгать

2022 елның 30 апреле, шимбә

27 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Татарның бөек язучысы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре сөйләвеннән балалар шагыйрьнең биографиясе турында бик күп яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында хатирәләрен тыңладылар.

   Чара барышында «Татарларның якты кояшы – Габдулла Тукай» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Уен 5 өлештән торды, һәр өлештә 4әр сорау булды, укучылар сорауларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, актив җавап бирделәр һәм үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

  Әдәби сәгать ахырында барысы бергә «Туган тел» җырын башкардылар/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International