“Игенче” ҖЧҖдә өмәләр гөрләп узды

2022 елның 1 мае, якшәмбе

      Үзебез эшләгән, хезмәт куйган оешмабызның чиста, тәртиптә булуы, үзебезнең ни дәрәҗәдә тәртипле, әхлаклы булуыбызны күрсәтә. Җирләр кардан ачылу белән, территориябезне , тирә-якны  чүптән арындыру,чистарту   бер изге гамәл  булып тора. Шушы максаттан 30 нчы апрель көнне " Игенче" ҖЧҖ дә өмәләр узды. Чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International