ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бу айда бик күпләр бер ай дәвамында ихласлык белән  ураза тоттылар, ягъни таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан тыелып тордылар.

Эзмә мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы буенча «Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк» дигән темага тематик дәрес узды. Яз көне бар кешеләр да бакчага чыга, корыган үләнне җыештыралар һәм еш кына чүп-чарны яндыралар. Ә бу зур янгыннарга китерергә мөмкин. Балалар белән аңлату темасы үткәрелде, анда алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә, янгын һәм янгын чыккан очракта булган гамәлләр турында белделәр. Балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамавын аңлаттылар. Мәсәлән, кечкенә генә сүндерелмәгән учак аркасында урман яна ала. Алар урман табигый яшәү тирәлеге булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Балалар шулай ук өйләренә урнаштырырга мөмкин булган янгын хәбәрчеләре турында да белделәр. Чара ахырында балаларга ашыгыч ярдәм номерлары турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 май көнне «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» уңаеннан Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Чәчәк ата ямьле май» исеме астында акбур белән рәсем ясау конкурсы булып узды. Яз-елның иң матур чоры, әмма май ае аеруча яхшы. Безнең әби - бабайларыбыз бу көн килеп җитүгә сөенсен өчен күп көч куйдылар. Барысы да җылылык, кояш һәм чын яз килүенә шатланалар. Язның өченче ае җәйгә иң якын, нәкъ менә шул вакытта һава торышы гына түгел, кәеф тә яхшыра. Балалар 1 май кебек матур бәйрәм турында тагын бер кат искә төшерделәр. 1 май шулкадәр якты һәм игелекле бәйрәм бит.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Хөрмәтле Саба районы мөселманнары!

29 нчы апрель көнне Килдебәк авыл җирлегендәге юл тирәләрен чүпләрдән арындыру оештырылды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

1
май, 2022 ел
якшәмбе

30 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча икеайлык кысаларында, учреждение территориясендә өмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

2 май 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 2 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

30 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбе, Спорт комплексы, «Саба» йөзү бассейны- МБУ хезмәткәрләре "САБА" паркы территориясен чүп-чардан, яфраклардан, коры үләннән чистарту буенча эш оештырдылар. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.

Курсабаш авыл җирлегендә өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International