Чәчәк ата ямьле май

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

1 май көнне «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» уңаеннан Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Чәчәк ата ямьле май» исеме астында акбур белән рәсем ясау конкурсы булып узды. Яз-елның иң матур чоры, әмма май ае аеруча яхшы. Безнең әби - бабайларыбыз бу көн килеп җитүгә сөенсен өчен күп көч куйдылар. Барысы да җылылык, кояш һәм чын яз килүенә шатланалар. Язның өченче ае җәйгә иң якын, нәкъ менә шул вакытта һава торышы гына түгел, кәеф тә яхшыра. Балалар 1 май кебек матур бәйрәм турында тагын бер кат искә төшерделәр. 1 май шулкадәр якты һәм игелекле бәйрәм бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International