Саба районының Эзмә авыл җирлегендә торак пунктларның территориясен санитар чистарту буенча эшләр дәвам итә.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Әлеге уңайдан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән, «Динем – ислам, милләтем – татар» дигән исем астында әхлак кичәсе уздырдылар. Катнашучыларга дин тарихына багышланган китаплардан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче ислам дине кабул ителү тарихы белән таныштырды. Авылның абыстае коръән сүрәләре укып, вәгазь сөйләде.
Бу айда бик күпләр бер ай дәвамында ихласлык белән ураза тоттылар, ягъни таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан тыелып тордылар.
Эзмә мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы буенча «Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк» дигән темага тематик дәрес узды. Яз көне бар кешеләр да бакчага чыга, корыган үләнне җыештыралар һәм еш кына чүп-чарны яндыралар. Ә бу зур янгыннарга китерергә мөмкин. Балалар белән аңлату темасы үткәрелде, анда алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә, янгын һәм янгын чыккан очракта булган гамәлләр турында белделәр. Балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамавын аңлаттылар. Мәсәлән, кечкенә генә сүндерелмәгән учак аркасында урман яна ала. Алар урман табигый яшәү тирәлеге булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Балалар шулай ук өйләренә урнаштырырга мөмкин булган янгын хәбәрчеләре турында да белделәр. Чара ахырында балаларга ашыгыч ярдәм номерлары турында тагын бер кат искә төшерделәр.
1 май көнне «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» уңаеннан Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Чәчәк ата ямьле май» исеме астында акбур белән рәсем ясау конкурсы булып узды. Яз-елның иң матур чоры, әмма май ае аеруча яхшы. Безнең әби - бабайларыбыз бу көн килеп җитүгә сөенсен өчен күп көч куйдылар. Барысы да җылылык, кояш һәм чын яз килүенә шатланалар. Язның өченче ае җәйгә иң якын, нәкъ менә шул вакытта һава торышы гына түгел, кәеф тә яхшыра. Балалар 1 май кебек матур бәйрәм турында тагын бер кат искә төшерделәр. 1 май шулкадәр якты һәм игелекле бәйрәм бит.
Хөрмәтле Саба районы мөселманнары!
29 нчы апрель көнне Килдебәк авыл җирлегендәге юл тирәләрен чүпләрдән арындыру оештырылды
30 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча икеайлык кысаларында, учреждение территориясендә өмә үткәрелде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2 май 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 2 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.