Динем – ислам, милләтем – татар

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

2022 елда  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Әлеге уңайдан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән,  «Динем – ислам, милләтем – татар» дигән исем астында әхлак кичәсе уздырдылар. Катнашучыларга дин тарихына багышланган китаплардан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче ислам дине кабул ителү тарихы белән таныштырды. Авылның абыстае коръән сүрәләре укып, вәгазь сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International