Олы –Нырты авыл мәдәният йортында « Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең концерты булды. “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән сөендерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020 елдан башлап өч ел дәвамында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау эшләрен этаплап үткәрү планлаштырыла.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Мишә авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре һәм оешмалары белән берлектә, агачлар утырту дәвам итә.
Сотрудники Лесхозского СДК провели мастер - класс по танцам к Международному дню танца «В ритме танца».
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 5 май 2022 ел.
2022 елның 5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре өмәгә чыктылар.
Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына 102 яшь тулды. Ветеранны бәйрәме белән котларга Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, аппарат җитәкчесе Кәримов М.Р., Саба районы социаль яклау идарәсе начальнигы Гайнетдинова Л.Н. авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Сатыш филиалы директоры Шәймәрдәнов Р.Р килделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Кукмара шәһәрендә республикакүләм гади ракетомодельләштерү ярышлары булып үтте. Саба районы командасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, укучылар 4 - 1нче урынга, 4 - 2 нче урынга, 4 - 3 нче урынга лаек булдылар. Ә командалар арасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты командасы 1 нче призлы урынга лаек булды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә урам-юл челтәренең 946 799 сумлык асфальт-бетон катламын чокырлар ремонтлау эшләре башланды. Эшләрне "Районара юл - төзелеш идарәсе-1" ҖЧҖ алып бара.
«Россия сегодня» ХМАда матбугат конференциясе узды, анда Үлемсез полк үткәрү форматы турында сөйләделәр.