ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Ведомство сайтында 2022 елның 1 кварталында булган закон үзгәрешләренең быел беренче дайджесты басылды.

Әлеге җыентык хакимият органнары, һөнәри берләшмәләр вәкилләренә һәм гади гражданнарга ведомство эшчәнлегенең юнәлешләре буенча хокукый яңалыклар турында оператив мәгълүмат бирү өчен эшләнгән.

    http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2022» бәйгесе буенча тавыш бирү башланды. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде инде. Чыршының яше – 135 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.

     Язгы  чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки  язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” жәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.

Районыбыз авыл җирлекләре арасындагы ир-атлар волейболы Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде. Тимершык авыл җирлеге командасы  2 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30 апрель көнне Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләдерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет белән берлектә «Нургали» мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу уеннары оештырдылар, шулай ук барлык кунакларны тәмле коймак һәм пылау белән сыйладылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Һава торышы безне җылы көннәре белән сөендермәсә дә, бистәдә хезмәт өмәләре гөрли. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

    Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен  бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка  җыйдылар.  Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

30 апрель көнне Мишә авыл җирлегендә өмә үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International