“Игенче” ҖЧҖдә язгы кыр эшләренә керештеләр

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

     Язгы  чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки  язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” жәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.

     Вакыт бик тиз үтә, тиздән сабан культураларын чәчү башланачак.Кыр эшләренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булачагы исә техниканың төзеклегенә бәйле. “Игенче”ҖЧҖдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника күптән әзер инде. Чәчү чорында эш ике сменалы булачак.Шуңада һәр техникага ике механизатор беркетелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International