Сәламәт кеше тормышны ярата. Сәламәтлек, көч һәм чыдамлык – стресс һәм тормыш авырлыклары белән көрәшүнең төп инструментлары.
17 июль көнне Сабабаш авыл клубы мөдире авылдашлар өчен «Күрше Фест» ишегалды фестивале кысаларында ”Капка төбендә кич утыру” оештырды. Кич утыру милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатында үткәрелде.
Капка төбендә кич утырулар безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен һәм тормыш ыгы-зыгысыннан арынып ял итәр өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй өстәле артында авылдашлар балачакларын искә төшерделәр, яшь чакларында авыр хезмәт көненнән соң ничек капка төбендә кич утырулары,гармунга кушылып яшлек җырларын җырлаулары һәм яратып уйный торган уеннарын искә алдылар. Искә генә төшереп түгел яшлекләренә кайтып гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар , күптән онытылып баручы «Назалы» «Биш парлы»уенын да уйнап күрсәттеләр.Әлеге күңелле кич утыру авылдашлар күңелендә бик тирән эз калдырды.Алга табада мондый матур чаралар күбрәк булсын дигән теләктә өйлренә таралыштылар.
16 июль көнне "Гаилә" паркында "Безнең ишегалды", "Яхшы күршелек" Республика фестивале кысаларында бик матур мәдәни чара булып узды. Әлеге чарада Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мәхәллә" проекты буенча мастер - класс белән катнаштылар.
"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.
18 июль көнне КСК "Сабантуй" да массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең өченче Сабантуе узды
Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Шәмәрдән авылы китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» дигән конкурс программасы үткәрелде. Әңгәмә барышында ныклы һәм бәхетле гаиләнең нигезе булган гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Һәр катнашучы гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләде, гаилә тормышыннан җылы истәлекләргә чумды. Ахырда укучылар тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар.
17 нче июль көнне Эзмә авылында яшәүче Мавлитова Рафия Тимербай кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иштуган авыл китапханәсе «Почтальон Кузькин белән Россия почтасы көне» дигән танып белү-уен программасы үткәрде. Чараның мактаулы кунагы хат ташучы Кузькин булды. Ул катнашучыларны почтальон һөнәре, почтаның элемтә чарасы буларак билгеләнеше, почта җибәрүләренең төрле төрләре: хат, почта открыткасы, марка, телеграмма, бандерольләр, шулай ук почта тартмасының тарихы белән таныштырды.
Алып баручының сөйләвеннән балалар төрле заманнарда һәм төрле халыкларда булган почтаның төрле төрләре турында белделәр. Моннан тыш, балалар Кузькин белән бергә уеннар уйнадылар, табышмакларны чиштеләр. Почтальон Кузькин малайлар янына буш кул белән килмәде, бәлки балаларга тәм-том салынган посылка китерде.
16 июль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Су уеннары»конкурс - уен программасы үткәрделәр. Су темасына кызыклы уеннар һәм күңелле музыка конкурслары уңай кәеф тудыруга һәм уңай хис-кичерешләр чагылдыруга ярдәм итте. Ярышларда ике команда катнашты. Катнашучыларга 10 этап узарга кирәк иде. Балаларга төрле конкурсларда нәтиҗәләргә ирешүдә кыюлык, кыюлык һәм тырышлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Шул ук вакытта тизлек кенә түгел, сакланган су күләме дә исәпкә алынган. Балаларга су белән уйнау бик ошады. Чарадан алар бик зур ләззәт алдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше» халыкара конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре һәм йомгаклары беренче июльдә билгеләнде. Ә 14 июльдә җиңүчеләр үз призларын IT-паркта узган бәйрәм чарасында алдылар.
Күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан башланган әлеге проектта үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан. Алар арасында Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева да бар.
Алар тарафыннан 15 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр күпкатлы йортларның ишегалларында төрле юнәлештәге чаралар уздырылачак.