«Күрше Фест»

2025 елның 18 июле, җомга

17 июль көнне Сабабаш авыл клубы мөдире авылдашлар өчен «Күрше Фест» ишегалды фестивале кысаларында ”Капка төбендә кич утыру” оештырды. Кич утыру милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатында үткәрелде.

Капка төбендә  кич утырулар безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен һәм тормыш ыгы-зыгысыннан арынып ял итәр өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй өстәле артында авылдашлар балачакларын  искә төшерделәр, яшь чакларында авыр хезмәт көненнән соң ничек капка төбендә кич утырулары,гармунга кушылып яшлек җырларын җырлаулары һәм яратып уйный торган уеннарын искә алдылар. Искә генә төшереп түгел яшлекләренә кайтып гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар , күптән онытылып баручы «Назалы» «Биш парлы»уенын да уйнап күрсәттеләр.Әлеге күңелле кич утыру авылдашлар күңелендә бик тирән эз калдырды.Алга табада мондый матур чаралар күбрәк булсын дигән теләктә өйлренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International