18 июль көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре "Ак калфак" клубына йөрүче апалар белән берлектә табигать кочагында сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, җитезлек һәм тизлек буенча ярыштылар. Алар үз командалары өчен исем, җыр һәм девиз сайладылар. Чара җыр һәм биюләр белән дәвам итте. Бәйрәм дусларча җылы атмосферада татлы сыйлар белән тәмле чәй эчү белән тәмамланды.