"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.