ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

  4 июнь көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Курсабаш авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю үткәрелде. Авыл халкы, балалар әлеге чарада актив катнаштылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4 июнь көнне Очиле авылында Очиле авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечлэре,Курсабаш авыл жирлеге башлыгы белэн берлектэ  Сабантуй бәйрәменә "Сабантуй-хезмәт туе" дип исемләнгән бүләкләр җыю оештырылды.Бүләкләр җыю-Сабантуй алдыннан татарларда үткәрелә торган йола, халык аны шулай көтеп ала. Бүләкләр төрле уеннарда җиңүчеләр, шулай ук көрәш буенча абсолют җиңүче өчен җыйдылар. Матур итеп бизәлгән атта балалар көчәя, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, баянчылар авыл урамнары һәм ишегаллары буйлап уздылар. Юлда алар бүләкләр җыюда катнашырга чакырдылар, Сабантуй бәйрәменә чакырдылар, шулай ук халык җырларын башкардылар.Гармунның дәртле тавышына өйдән халык чыкты һәм биюгә җибәрелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) – махсус салым режимы, анда Хисап тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Эзмә авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалар һәм авыл халкы белән Сабантуй уңаеннан бүләкләр җыйды. Халык бүләк иткән бүләкләр зур колгага бәйләнде. Балалар бик теләп кәнфит җыйдылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Авыл халкы бу йоланы яраталар һәм актив катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

3 нче июньнән  Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьның 1 нче сменасы «Техник иҗат» юнәлешендә эшләячәк. 6 нчы июнь көнне, Саба районы башлыгы катнашында әлеге сменаның ачылышы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

5 июньдә Килдебәк авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә, күркәм итеп, милли бәйрәмебез Сабан туена бирнә җыйдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Кашапов Илүзәр Казан шәһәрендә узган "Балачак җыры" концертында чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2022 елның 1-2 нче июнь көннәрендә  “Ямьле” яр буенда «Сабантуй» спорт мәктәбененең биатлон түгәрәгенә йөрүче балалар арасында  җәйге  беренчелек булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International