«Бирнә-2022» Мишә авыл җирлегендә

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Шушы максат белән, 5 нчы июньдә, Лесхоз бистәсендә бирнә җыю оештырылды.Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе оешмалары һәм активистлар белән берлектә халыктан алда торган бәйрәм өчен бүләкләр җыярга чыктылар. Хуҗалар аларны кадерле кунаклар буларак каршы алды, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар әзерләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International