ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


18
июнь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

16 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты, укытучылар  белән берлектә, халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган “Мәкальләр юкка гына әйтелми” дигән викторина үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

17 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, “Әдәби алан” проекты кысаларында, “Җәйге китапханә-2022” ​ ачылыш тантанасын билгеләп үтте. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Микки Маус, Лунтик булдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар, мастер- класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук уку елы дәверендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан җиңүчеләрне ​ Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләп узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

17
июнь, 2022 ел
җомга

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

17 июнь көнне 21 сәгатьтән 18 июнь  21 сәгатькә кадәр.

2022 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез һәм кич  көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәрге җил белән күк күкрәү көтелә .

17 июнь көнне Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Бу Бу ваемсыз вакыт белән саубуллашу да, кызыклы һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму да, олы,мәктәп тормышына аяк басу да.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

15 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә дару үләннәре җыю оештырылды. Үләннәр белән дәвалау бактериягә каршы, вируска каршы, аллергиягә каршы нәтиҗә бирә, авыртуны баса һәм иммунитетка уңай йогынты ясый.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме узды. Сабантуй -татар халкының яраткан бәйрәме, табигатьнең язгы үзгәреш бәйрәме. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләр "бөтен дөнья" белән әзерләнгән иде, һәм аларны җыю уен-колкеле җырлар белән үрелеп барылды. Бәйрәм кунакларсыз була алмый. Ә безнең бәйрәмнең кунагы - Петрушка иде. Шулай итеп, "Сабантуй" - ул рухиятнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы, халыкның бердәмлеген тою мөмкинлеге. Ул берләштерә һәм дуслаштыра. Милли бәйрәм елдан-ел байрак һәм кызыклырак үтә.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

    Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмадылар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе болытлы булсада , яңгыр яумады. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.

    Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International