Мишә буенда Сабантуй бәйрәме гөрләде

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

    Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмадылар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе болытлы булсада , яңгыр яумады. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.

    Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.

    Тантаналы ачылыштан соң,  алдынгыларны бүләкләүдән башланды. Сабантуй бәйрәме ул элек-электән  язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гадәте белән яшәп килә. "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе А. З. Зарипов,язгы кыр эшләрендә зур уңышларга ирешкән кыр батырларын, шушы җәмгыятьтә  тырыш хезмәт иткән алдынгыларны сәхнәгә чакырып бүләкләде.

    Бүләкләү һәм тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй мәйданы   гөрләде. Бер читтәрәк балалар өчен оештырылган төрле аттракционнар кибетләр эшләп торды, мәйданда спортның төрле төрләре буенча бәйгеләр башланды.

    Мәйдан  уртасында ,уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел.  Капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү,  кул көрәше, аркан тарту  , таяк белән тартышу ярышы,тауга каршы йөгерү, турникта күтәрелү, сумо көрәше, утын кисү,гер күтәрү, кадак кагу, чаңгы, ласта киеп ярышу, тачка ярышы, машинаны тарту  , 50 килограмлы капчык күтәреп йөгерү, көянтә белән су ташу, пакет эченнән йөрү, сулы ләгәндә бию, волейбол, эстафета -болар барысы да бәйрәм программасына кертелгән иде. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен дә сынап карады. Алтмыш яшьтән узганнарга да  аерым ярышлар булу  өлкәннәрнең күңеленә бик хуш килде.”Игенче” җәмгыятендә  хезмәт куечылар арасындада аерым ярышлар уздырылды .Шулай да, халыкны аеруча татарча көрәш  күбрәк кызыксындырды. Көрәш  ике төрле үлчәүдә, балалар, үсмерләр, ир- егетләр һәм "Игенче" ҖЧҖе хезмәткәрләре арасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International