17 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Әдәби алан” проекты кысаларында “Җәйге китапханә-2022” ачылыш тантанасын билгеләп үтте. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Микки Маус, Лунтик булдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар, мастер- класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук уку елы дәверендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан җиңүчеләрне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләп узды.