2022 елның 18 июнендә Казан ипподромында "Сабантуй-2022"призына ат чабышлары узды. Ярышларда Саба районыннан Гарипов Илнарның Иск РТ исемле аты катнашты. Жокей-Каппушев Магомет. Ат чабышы нәтиҗәләре буенча Иск РТ җиңүче булды. Җиңүегез белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
19 июнь көнне Казанда татар халык бәйрәме-Сабантуй узды
Халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сендерелә.
МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу, аркан тарту, таяк тарту уеннарында балалар теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.
Байлар Сабасының Школьная урамы үзәк урамнарның берсе рәтеннән санала. Чөнки биредә гомуми торак йортлар да, оешма, учреждениеләр саны да күп. Шәхси ярдәмче хуҗалык саны алып баручылар да аз түгел.
Җирлегебез көрәшчеләре , кызлар һәм егетләр волейбол командалары район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.
Җәйге чорга Олы Кибәче авыл җирлегенә эшкә урнашкан балалар җирлек территориясендә чүп үләннәрен чабалар.
Татар Икшермәсендә Авыл көненә бирнә җыйдылар
Саба районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ибраһимов Марсель ЦСКА командасы составында 2021-2022 сезонда Гагарин кубогына ия булды. 19 июнь көнне Марсель Гагарин Кубогы белән Саба районында булды. "Нарат" спорт комплексы" нда хоккей буенча Гагарин Кубогын хөрмәтләүгә багышланган ярышлар узды. Уеннардан соң Марсель Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерына һәм "Тургай" приютына юнәлде. Балалар Кубок һәм аның иясе белән фотога төштеләр. Аннары алар "Олимп" стадионына юл тотты, анда да аларны шатлык белән каршы алдылар. Ибраһимов Марсель белән горурланабыз, аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
Иске Икшермә авыл җирлегендә Татар Икшермәсе авылы көненә әзерлек