Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер тротуар төзекләндерелә

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

  Байлар Сабасының Школьная урамы үзәк урамнарның берсе рәтеннән санала. Чөнки биредә гомуми торак йортлар да, оешма, учреждениеләр саны да күп. Шәхси ярдәмче хуҗалык саны алып баручылар да аз түгел. Пенсия фонды урнашкан бинадан алып Объездная урамына кадәрге өлештә җәяү йөрүчеләр белә: бистәдә тротуар яңартылмый калган, җәяү йөрү өчен иң уңайсыз участок шушында. Ниһаять, биредә дә эш башланды. “ПМК-159” җәмгыяте эшчеләре, җирле халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына, уңайлы да, җайлы да итеп тротуар төзекләндерә бу көннәрдә. Урамның Сәйдәшев урамына чыга торган борылыштан соңгы участогында исә эшне җәй тәмамланганчы башкарып чыгу планга кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International