Гагарин Кубогын каршы алу

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Саба районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ибраһимов Марсель ЦСКА командасы составында 2021-2022 сезонда Гагарин кубогына ия булды. 19 июнь көнне Марсель Гагарин Кубогы белән Саба районында булды. "Нарат" спорт комплексы" нда  хоккей буенча Гагарин Кубогын хөрмәтләүгә багышланган ярышлар узды. Уеннардан соң Марсель Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерына һәм "Тургай" приютына юнәлде. Балалар Кубок һәм аның иясе белән фотога төштеләр. Аннары алар "Олимп" стадионына юл тотты, анда да аларны шатлык белән каршы алдылар. Ибраһимов Марсель белән горурланабыз, аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International