ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 1 июленнән федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлешендә яңа мөмкинлекләр, шулай ук «дача амнистиясе» срогын тагын биш елга озайтуны күздә тота.

 

28-нче июнь көнне безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Гилемханова А.Р. белән Яр Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" шифаханәсенә бардылар.

Тэги: Югары-Утар балалар интернат-йорты

2022 нче елның 4 нче июлендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.

29 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Яшьләр көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү программасы оештырылды. Чараны авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев ачып җибәрде, спорт уеннары музыкаль һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларда диплом, акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 

2022 елның 29 июненнән Татарстан Росреестры һәм КФҮ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчә торган үзгәрешләр үз көченә керә.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

“Җәйге китапханә-2022"  сәяхәтен дәвам итә. Бүген 29 июнь көнне Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Туктар, Мәртен, Килдебәк авыл китапханәчеләре,клуб һәм  мәдәния хезмәткәрләре белән берлектә  балалар өчен бәйрәм  оештырдылар.Бәйрәмдә Убырлы,Шүрәле, Буратино, Нолик һәм Зур китап кунак булдылар. Алар балаларга әкияти тамаша күрсәттеләр, шулай ук балалар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр,төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Чара флешмоб һәм төрле уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Саба район китапханәсе 2021 елдан башлап, чишмәләрне ачыклау һәм саклау, аларның тарихын искә алу, гореф-гадәтләрен яңарту, халыкны чишмәгә җәлеп итү максатыннан, "Саф сулы ямьле Саба" проектын тормышка ашырды. Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар авылы чишмәсе янында "Җир ананың зәңгәр күзләре"дигән чишмә бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хәрәкәт итү функцияләрен торгызу һәм Саклап калу өчен, өлкәннәрнең берсе - "Бизиборд"тактасы.

«Бизиборд» та шөгыльләрнең максаты-көнкүреш күнекмәләрен һәм күнекмәләрен торгызу һәм вак моториканы үстерү. Йозакларны, кранны, шул исәптән розетканы да кертеп, күп тапкырлар ачып, ябып, социаль хезмәт алучылар механизмны үти алуларына шатлык кичерә. Вак моториканы үстерү процессында социаль хезмәт алучыларда игътибар, хәтер, ишетү һәм күрү сәләте яхшыра, усидчивость тәрбияләнә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International