Кече Шыңар авылы чишмәсе янында чишмә бәйрәме үткәрелде.

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Саба район китапханәсе 2021 елдан башлап, чишмәләрне ачыклау һәм саклау, аларның тарихын искә алу, гореф-гадәтләрен яңарту, халыкны чишмәгә җәлеп итү максатыннан, "Саф сулы ямьле Саба" проектын тормышка ашырды. Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар авылы чишмәсе янында "Җир ананың зәңгәр күзләре"дигән чишмә бәйрәме үткәрелде. Чара  безнең һөнәрчеләрнең эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Кунаклар самавырдан чәй белән, коймак, "Чәк-чәк"," өчпочмак"," ит бәлеше"," гөбәдия"," ярма бәлеше"," май кабартмасы"," суган бөккәне"," кабак бөккәне " һ.б. татар милли ризыкларын авыз иттеләр. Бию коллективлары, ансамбльләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары белән үрелеп барды. Якташ язучыларыбыз Вафина Гөлсинур, Гарипов Айдар үзләренең шигырьләрен укыдылар, теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы, кунаклар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International