Табигатьтә көз тантана итә. Илдә нинди генә вакыйгалар бармасын, һәр фасылның үз матурлыгы.
2022 елның 26-29 сентябрь көннәрендә "САБА-АРЕНА " спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы оешма, предприятие, учреждение, ШЭ һәм авыл җирлекләре арасында шәхси-команда чемпионаты үткәреләчәк.
Төбәк авылында су башнясы алыштырылды.
Патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында без приютта тәрбияләнүчеләр белән "Минем гаиләм"рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста барлык балалар да катнаша.
24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды. Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар. Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды. Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады. Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!
24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.
Бүген "Саба Арена" да традицион Саба якшәмбе турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Арча һәм Саба районнарыннан килгән 44 яшь бадминтончылар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар алды, ә катнашучылар барысы да Түбән Кама командасы биргән татлы призлар алды.
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 26 сентябре 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Иске Икшермә авыл җирлегендә 2023 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде.
1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 24 сентябрь көнен профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтү турында закон кабул итте. Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге үз исемнәрен үзгәрттеләр. Кайберләре хәтта эшләрен туктаттылар. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды.