ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

26-29 сентябрь көннәрендә «Саба-Арена» да бадминтон буенча Саба районы шәхси-команда чемпионаты уза.

18 яшьтән узган барлык бадминтон яратучылар катнаша. 27 сентябрьдә шәхси ярышлар төгәлләнде. Ә 28 нче сентябрь чәршәмбе көнне команда очрашулары башланачак. «Саба-Арена» да бадминтон сөючеләрне 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Кызыл-Мишә  мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре    «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  «Сөмбеләне кем белә?»  дигән уңыш бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмне электән уңышлар җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч үткәргәннәр. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз иде. Бәйрәмдә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, табышмаклар әйтелде, балалар чын күңелдән дәртле татар җырларына  биеделәр. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. «Сөмбелә»  бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлек башлыгы А.К. Сафин Өлкәннәр көне уңаеннан өлкән кешеләргә пакетлар тапшырды. Әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнде. Мондый пакетларны җирлектә 23 өлкән кеше алды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татарстан Росреестры әнә шундый күрсәткечләрне ел башында һәм август азагына чагыштырып китерә. Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне Бердәм исәпкә алу һәм теркәү процедурасы буенча вакытлар аеруча кыскарды.

Хөрмәтле Саба районы халкы!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Кайгырту” фондына иганә җыю дәвам итә. 2022 елның 1 октябреннән "Кайгырту" хәйрия фондына акча җыю башлана. Акчаны онлайн күчерергә була. Сораулар булса 89375286609 (Гүзәл) телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Шәмәрдән «Рост» лицееның 8нче сыйныф укучысы Валитова Ралина «Чиксез талантлар фестивален»дә катнашты һәм җиңүгә иреште.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

   Байлар Сабасы бистәсендә тротуарсыз урам калмады инде. Җәяүлеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган бистәдә яшибез, аллага шөкер. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022 елның 23 сентябрендә физик затлар өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гранты акчасына «Чиксез дөнья»проектын гамәлгә ашыру башланды.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

      27 сентябрь  21 сәгатьтән  28 сентябрь18 сәгатькә кадәр

Бу көннәрдә “Саба –Арена” спорт мәктәбенең заллары бадминтон уенында көч сынашучы уенчыларны кабул итә. Финанс – бюджет палатасында эшләүче егетләр – кызлар бу спорт төрендә дә үз көчләрен сынап карарга булдылар. Уен бик мавыктыргыч һәм рәхәт халәттә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International