Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

      27 сентябрь  21 сәгатьтән  28 сентябрь18 сәгатькә кадәр

2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

       - төнлә һәм иртә белән томан;

       - иртән, көндез көчле яңгыр;

       - иртән, көндез көчле көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с. җил көтелә.

 

Теләсә-нинди бәла булган очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International