«Сөмбеләне кем белә?» уңыш бәйрәме

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Кызыл-Мишә  мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре    «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  «Сөмбеләне кем белә?»  дигән уңыш бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмне электән уңышлар җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч үткәргәннәр. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз иде. Бәйрәмдә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, табышмаклар әйтелде, балалар чын күңелдән дәртле татар җырларына  биеделәр. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. «Сөмбелә»  бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International