Хөрмәтле Саба районы халкы!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Кайгырту” фондына иганә җыю дәвам итә. 2022 елның 1 октябреннән "Кайгырту" хәйрия фондына акча җыю башланды. Акчаны онлайн күчерергә була. Күчергәндә, әгәр сез оешма исеменнән түлисез икән, оешманың исемен,әгәр физик зат буларак түлисез икән, түләүченең Ф.И.А.И. исемен күрсәтергә кирәк. Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2022 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр күчереп була, дип хәбәр итәбез.
"Кайгырту" фонды өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ятим балаларга социаль тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтә.
.jpg)