ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

 "Кышын кошларга булыш" акциясе

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 6 декабрьдә 10 сәгатькә кадәр. 2022 елның 7 декабре

2022 елның 7 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25кә кадәр төшәр дип көтелә..-26, томан.

Инвалидлар декадасы кысаларында безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сираҗиева г. Ф. белән бергә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар һәм дендрология бакчасына сәяхәт үткәрделәр.

Тэги: Югары-Утар балалр интернат-йорты

Буран кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

2022 елның 3 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Республикада аномаль-салкын һава торышы 2022 елның 9 декабренә кадәр сакланачак.

Тимершык авылы мәдәният йортында Тимершык авыл җирлегенә кергән бюджет оешмалары  белән берлектә гражданнар обороносы буенча укулар булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 28 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Самига Сәүбәнованың әсәре буенча "Күңелем сине эзли " музыкаль драмасы булып узды, аны Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йортлары, Көек авылы клубы хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2022 елның 28 ноябреннән 5 декабренә кадәр Казанда белем бирү сменасы узды.Смена жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Тургай» приюты жинуче дипломы хэм акчалата грант отты.

Тэги: ОСЗ Тургай

3 декабрьдә Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән спектакль, әкият геройлары, костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, мәхәббәтләрен һәм иҗатларын чын күңелдән бүләк иттеләр. Балалар табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, шаян биремнәр үтәделәр. Аннары бер тату гаилә сыман, балалар чәй мәҗлесе вакытында бер-берсе белән аралаша алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Район музеена“Саба туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышына имам хатыйб Алмаз хәзрәт Галимҗанов чакырылды. Ул катнашучыларга хәзерге вакытта татар-мөселманнарының Россия дәүләте тормышында мөһим роль уйнавын, мөселманнар арасында Россия һәм дөнья күләмендә танылган мәдәният, фән, сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. Шулай ук диннең кеше тормышына тәэсире, дөрес яшәү кануннары турында тәфсилләп сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге чарага күренекле тарихчы, туган як тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтүче шәхес Сафин Ильдар Фатхуллович та катнашты, ул Саба районнында беренче мәчетләр ачылышы турында язылган мөһим документлар белән таныштырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International