Шәмәрдән авыл җирлегендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән спектакль, әкият геройлары, костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, мәхәббәтләрен һәм иҗатларын чын күңелдән бүләк иттеләр. Балалар табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, шаян биремнәр үтәделәр. Аннары бер тату гаилә сыман, балалар чәй мәҗлесе вакытында бер-берсе белән аралаша алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International