ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

23 декабрьдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 24 декабре

2022 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннар белән көтелә:

- көчле көньяк-көнбатыш, көньяк җил 15-17 м / с;

- юлларда көчле бозлавык, кар боткасы.

Мишә авыл җирлегендә Яңа елны каршылау

Тэги: Мишә авыл җирлеге

21 декабрьдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Арча районында, кечкенә Кырлай авылында урнашкан «Габдулла Тукай дәүләт әдәби - мемориаль музей комплексында» булдылар.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмасферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Мишә авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре  дәвам итә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2022 елның 21 декабрендә Байлар Сабасы зонасының беренче лигасы авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы номерлы районара инспекциясе территорияләрен Яңа ел бизәүе

      Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире 3 нче сыйныф укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер – класс үткәрде. Чараның максаты: кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәтү, 6 һәм 8 нур кар бөртекләрен кисү техникасы белән таныштыру, кайчы белән эшли белү, иҗат сәләте, хыял, фантазия, эстетик тәм үстерү, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга рәхәтләнеп эшләргә теләк тәрбияләү. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

   Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире авыл яшьләре өчен танылган прозаик, драматург, актер, публицист Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуына  багышланган «Мәхмүт Хәсәновның тормыш юлы» дигән әдәби сәгать үткәрде . Ул балалар һәм өлкәннәр өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр язган . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Урта Нырты авыл клубы мөдире ( китаплар бирү пункты) белән берлектә, әлеге авыл халкы өчен « яңа китаплар-яңа дуслар» исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм яңа китапларга матбугат - күзәтү үткәрделәр  . Шулай ук бу авыл укучыларына китапханә хезмәте күрсәтелде .Укучылар укыган китапларын кире кайтарып, өйләренә яңаларын алып кайтып киттеләр 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International