«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләренең Габдулла Тукай Дәүләт әдәби - мемориаль музей комплексына сәяхәте.

2022 елның 23 декабре, җомга

21 декабрьдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Арча районында, кечкенә Кырлай авылында урнашкан «Габдулла Тукай дәүләт әдәби - мемориаль музей комплексында» булдылар.

Г. Тукай музеенда тәрбияләнүчеләр әкиятләр дөньясына чумды. Алар бөек шагыйрьнең иҗаты турында күп кызыклы фактлар белделәр, Г.Тукай биографиясен яктыртучы фотосурәтләр һәм китаплар белән кызыксындылар.

Ахырда экскурсоводка һәм музей коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Мондый экскурсияләр ярдәмендә балаларның социаль активлыгы арта, аралашу даирәсе киңәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International