Финанс-бюджет палатасы бинасы каршында Финансист – Күсе, ел символы Куян һәм Кыш бабай белән Кар кызы пәйдә булдылар.

2022 елның 23 декабре, җомга

Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады. Финанс-бюджет палатасы бинасы каршында да Финансист – Күсе, ел символы Куян һәм Кыш бабай белән Кар кызы пәйдә булдылар. Егетләр – кызлар чын мәгънәсендә тырыштылар. Нишләптер элек-электән бухгалтерны кантор күсесе белән чагыштырганнар. Бүгенге көндә исә бухгалтерлар өчен бу атама бөтенләй туры килми. Замана белән бер аяктан атлаучы бухгалтерия хезмәткәрләре инде күптән яңа технологиялардан оста файдаланалар. Шулай да Финансист-Күсенең  Кыш бабай компаниясына кушыласы һәм Сабалыларны иң тылсымлы  бәйрәм белән тәбрик итәсе килде.

Без дә, үз чиратыбызда, барлык райондашларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, һәр башлангычта уңышлар, тынычлык телибез.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International