Саба районы Сатыш авыл җирлегенең «Бердәм Россия» партиясенең «Сатыш» бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин «Ел лидеры – 2022» республика конкурсында җиңүче булды.
Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык учреждениеләрендә Яңа елга бәйрәм бизәлеше бара. Олы Шыңар урта мәктәбе территориясен бизәү өчен агачтан ясалган яңа ел фигуралары кулланылды, алар иганәче ярдәме белән ясалган. Иганәче-ПМК ҖЧҖ, директоры Маковеев К. В.
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты 1089 бала өчен өч тонна продукт бүләк итәчәк
Аккүл-Бигәнәй торак пунктында федераль программа буенча 4G кәрәзле элемтә урнаштырылды.
Бухгалтерлар эшчәнлегендә 2023 нче елда кайбер үзгәрешләр көтелә. Бүген Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хезмәт хакы буенча исәп-хисап бүлеге бухгалтерлары әлеге яңалыклар белән таныштылар.
«Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Болыт сервисларының тормыш өчен әһәмияте» темасына дәрес үтте.
23 нче декабрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды.
Саба районы дәүләт ветеринария берлэшмэсесе үз территориясен Яңа елга бизәде
Югары Симет авыл җирлеге бюджет оешмалары әйләнә- тирәсенең Яңа елга бизәлеше.
Олы Кибәче балалар бакчасы Яңа елга бакчаның территориясен һәм тәрәзәләрен бизәде.