«Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Болыт сервисларының тормыш өчен әһәмияте» темасына дәрес үтте. Әлеге дәреснең максаты-укучыларда заманча болыт сервислары һәм аларны тормышта куллану турында күзаллау формалаштыру. Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, икътисад бүлеге начальнигы Баһманов Марат Мансур улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе методисты Фәттахова Гүзәл Талип кызы катнашты. Дәрес барышында 8-11нче сыйныф укучылары болыт сервислары төшенчәсе белән таныштылар, аларны куллану вариантларын карадылар, кунаклар белән бергә сервисларны куллануның кыенлыклары турында сөйләштеләр.