Бухгалтерлар эшчәнлегендә 2023 нче елда кайбер үзгәрешләр көтелә. Бүген Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хезмәт хакы буенча исәп-хисап бүлеге бухгалтерлары әлеге яңалыклар белән таныштылар. Эшлекле сөйләшүне исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина алып барды. Яңалыкларга килгәндә исә, 2023 елдан иминият взнослары буенча бердәм хисап тапшырырга һәм яңа сроклар буенча бердәм салым түләвен түләргә кирәк; 2023 елдан башлап бердәм салым түләү барлык салым түләүчеләр өчен мәҗбүри булачак. Шулай ук салымнар һәм взнослар түләнгән дип саналырга мөмкин булган кагыйдәләр үзгәрүе дә искәртелде. Яңа социаль Фонд турында да сөйләшенде. 2023 елның 1 гыйнварында ПФР һәм ФСХ пенсия һәм социаль иминият фондына берләшәчәк. Взносларны исәпләү һәм түләү кагыйдәләре, хисап составы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук пособиеләр билгеләү шартлары үзгәрәчәк. Фондның кыскартылган исеме - Россия Социаль фонды. Әлеге фонд пенсия һәм социаль түләүләр, больничныйларга түләү, йөклелек һәм бала табу, бала карау буенча компенсацияләр мәсьәләләрен хәл итәчәк. Бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерәчәк, социаль ярдәм күрсәтәчәк, электрон рәвештә хезмәт күрсәтәчәк.