6 августта Эзмә мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге катнашучылары белән «Безнең Ватанны саклаучыларга ярдәм» дип исемләнгән чара узды.
5 август көнне Байлар Сабасында "Олимп" стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт программасы узды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 14 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Кутдусова Диләрә Мөхәммәдфанис кызын «Татарстан Республикасы Саба МР Мактау грамотасы» бүләкләве белән, Ищенко Екатерина Сергеевнаны, Бакирова Илзия Илфат кызын «Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамотасы» бүләкләве белән, Галимуллина Гузэл Мидхэт кызын, Бобылев Николай Владиславовичны «Татарстан Республикасы спорт министры Рәхмәт хаты», Рәхимова Миләүшә Табрисованы «Саба МР башлыгы Рәхмәт хаты» белән бүләкләү белән котлап, Бәйрәмова Хәдия Рафаэлвнаны, Исмаилова Динара Фарходавнаны, Хаҗиев Илмир Илдар улын, Мөхәмәтова Сиринә Раил кызын «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ОДМС Рәхмәт хаты» бүләкләү белән котлыйбыз. Котлыйбыз, бик шатбыз! Тормышта бүләкләр һәм казанышлар күп булсын. Куелган максатка таба ныклы адымнар белән баруыгызны телибез. Тырышлык, сабырлык, уйланганнар тормышка ашуын телибез. Уңышлы эшчәнлек һәм барлык башлангычлардагы казанышлар телибез!
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда актив катнашты. Ярышларның күпләр өчен уңышлар белән тәмамлануы да сөендерә. Айзилә Халикова армспорт буенча ярышта 2 нче, 800 метрга йөгерүдә Эльмира Вәлиева беренче урынга лаек булды. "Шәһәрчекләр" ярышында Сөмбел Назирова 1нче, Илүзә Габтрахимова 2нче, Лилия Якупова 3нче урын яуладылар. Канат тартуда да безнең кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Гөлназ Тимершаехова, Альбина Зәйнетдинова һәм Айзилә Халикова катнашкан команда 3 нче урынны алды.
Сатыш авыл җирлеге спортчылары районның физкультурачылар көненә багышланган традицион спорт бәйрәмендә актив катнаштылар. Ярышларда катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен һәм бик яхшы физик формаларын күрсәттеләр. Пляж футболы буенча ярышлар 2 урынны яулады, анда спортчылар команда уенын һәм тактик осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук җиңел атлетика ярышларында 1 урын, пляж волейболында 2 урын яуладылар, аларда катнашучылар ихтыяр көче һәм чыдамлык күрсәттеләр.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Керәнне авылында Залесная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүгә елның елында аерым игътибар бирелә.Бүгенге көндә күпъеллык үләннәрдән сенаж салу дәвам итә.Параллель рәвештә, терлекләргә ашату өчен, рулоннарга төрелеп әзерләнгән саламны саклау урыннарына урнаштыру бара.
. ЦДТ өстәмә белем бирү педагогы И.И. Хәсәнов чарада пенополистиролдан "СУ -35" самолеты моделен һәм фанерадан "по-2"моделен ясау буенча үзенең мастер - классын тәкъдим итте.
Өстәл теннисы буенча Махсус хэрби опеация ветераннары һәм катнашучылары арасында «Татарстан Республикасы Рэисе спорт кубогы» спорт чарасы