"Казан" гаилә үзәге янында "Мин һаваны сайлыйм!" дигән авиация бәйрәме узды." Чара авиация тармагына игътибарны җәлеп итүгә, яшьләрнең бу өлкәдә һөнәри эшчәнлеккә кызыксынуын уятуга һәм инженер һәм техник һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. ЦДТ өстәмә белем бирү педагогы И.И. Хәсәнов чарада пенополистиролдан "СУ -35" самолеты моделен һәм фанерадан "по-2"моделен ясау буенча үзенең мастер - классын тәкъдим итте.