Кадерле студентлар! Шушы матур бәйрәмегез белән барыгызны да котлыйбыз!
Казандагы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында беренче Спорт йолдызлары. Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында хәзерге вакытта Казанда уза торган спорт ярышларында Россия һәм Беларусь Республикасыннан 1,5 меңнән артык атлет катнаша. Миллионлаган тамашачы Уеннарның барышын күзәтә һәм спортчыларны сөендерә – алар өчен трибуналарда җан ата, Махсус Олимпиада турында дусларга һәм танышларга социаль челтәрләр ярдәмендә сөйли. Йолдызлар арасында безнең спортчылар да бар:
Өстәл теннисы (ялгыз разряд) Ануфриева Анастасия 1 урын.
Өстәл теннисы (ялгыз разряд) Зарипова Ләйсән -2 урын.
Өстәл теннисы ( ялгыз разряд) Сычков Максим 2 урын.
Уеннарда катнашучылар һәм аларның тренерлары әйтүенчә, Олимпиада тигез мөмкинлекләр декларациясенә әверелде һәм безнең илдә уңайлы мохитнең яңа үсеш дәрәҗәсен күрсәтте.
23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды
2023 нче елның 24 нче гыйнварында “Хөснулла Һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” музыка бүлегенең баян сыйныфының 5 еллык уку программассы буенча 2 нче сыйныф укучылары арасында сольфеджио фәненнән “Баскычтан-баскычка”дип аталган олимпиада уздырылды.
Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне 1945-нче елда Кызыл Армия нацистларның иң куркыныч концлагерьларын – Освенцим яки Аушвицны азат иттеләр.
2023 елның 22 январендә Тимершык мәктәбе спортзалында волейбол буенча турнир үтте.
Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Нурислам кызы Шиһабиева үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны хезмәттәшләре, укучылары,укытучы-ветераннар һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котлады.
Инвалидлар декадасы кысаларында Керәнне клуб мөдире, үзешчән сәнгать артистлары белән " Югары Утар балалар интернат - йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен "Мин яшәргә телим" дигән хәйрия концерты оештырды. Программа тәмамлангач, интернат директоры оештыручыларга һәм артистларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр һәм кучтәнәчләр өчен рәхмәт белдерде. Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр җылы очрашудан бик канәгать калдылар.
Явлаштау һәм Мишәбаш авылларындагы боз шугалакларында Саба районы Чемпионатының хоккей буенча беренче матчлары узды.