Килдебәк авыл җирлеге җыелма командасы мини-футбол буенча II урын яулады

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Ильсаф Шамсутдинов, Килдебәк авылыннан Марсель Мингазиев, Ильназ Мавлитов, Тахир Хаеров, Радиф Ибраев, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Аскаров уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин саклады. Югары лиганың финал өлешенә чыгу өчен безнең команда РЭС командасы белән уйнады. Уен безнең файдага 8:1 исәбе белән тәмамланды. Лиганың финал өлешендә безнең команда Саба районының югары лигасында куп тапкыр чемпион калган ШЛПУМГ командасы белән очрашты. Әлеге уен бик киеренке һәм мавыктыргыч булды.  Нәтиҗәдә егетләр ШЛПУМГ командасына 2:4 исәбе белән оттырдылар. Шулай итеп безнең егетләр югары лигада беренче тапкыр уйнавларына карамастан, оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, Саба районының мини-футбол буенча югары лигасының II урынын яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы сезонда да  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International