Кадерле студентлар! Шушы матур бәйрәмегез белән барыгызны да котлыйбыз!
Студент чоры - иң якты һәм кабатланмас чор! Яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа хыяллар - болар барысы да сезнең күңелләрдә мәңгегә сакланып калачак! Кайда гына яшәсәгез дә һәм нәрсә белән шөгыльләнсәгез дә, сез үзегезнең укытучыларыгызны, ачышларыгызны искә алачаксыз! Шушы матур вакытның кадерен белегез,аны яратыгыз, аннан ләззәт алыгыз!
Экзаменнарны уңышлы гына һәм җиңеллек белән бирергә язсын!