ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү

Тэги: окс

Бүген Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге инициативасы белән "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укытучылары һәм укучылары "И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булдылар". 

Тэги: мәдәният бүлеге

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Саба муниципаль районының «Олимп» мәктәбе тренеры Нәбиуллин Илфат Нәҗип улына «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

24 февральдә Кече Шыңар авылы мәдәният йортында, педагог һәм остаз елына багышланган "Бер уч җылылык"дип исемләнгән кичә узды. Чара "Таяну ноктасы" тапшыруыннан башланды, анда шәһәрнең төрле мәгариф учреждениеләрендә, авыл җирлегендә, төрле юнәлешләрдә эшләүче педогог-остазлар катнашты. Аннары мәктәп еллары буйлап сәяхәт иттеләр. Кичәдә балалар өлкәннәр белән бергә башкарган, төрле заманнардагы мәктәп җырлары яңгырады, бу кайчандыр укучы булган һәркемнең күңеленә хуш килде. Бию коллективлары, вокаль ансамбльләр, дуэтлар һәм аерым башкаручылар чыгышлары тәкъдим ителде. Соңыннан үзешчән хор башкаруында “Ашкын,кешем!" җыры яңгырады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

"Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның терапия бүлеге бинасын капиталь ремонтлау.

Тэги: окс

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Росс шартларында түләү документларын тутыру» темасы буенча вебинарга чакыра, ул 2023 елның 02 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.

Татарстанда 2023 нче ел «Милли мәдәниятләр, горефгадәтләр елы» дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар  хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре”  дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде. Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.

 

Бәйгенең бурычлары һәм максатлары:

- татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;

- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
 - татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.

Саба районыннан “Татарның мамык мендәрләре” бәйгесенә “Ак калфак” клуб берләшмәләренә йөрүче хатын-кызларыбызның 28 гаризасы җибәрелде. Барлык эшләр дә күңел җылысын биреп, күз явын алырлык итеп чигелгән.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.

Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 28 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Иләбәр авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International