«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирү.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Саба муниципаль районының «Олимп» мәктәбе тренеры Нәбиуллин Илфат Нәҗип улына «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы 24.10.1963 елда Олы Шыңар авылында туа. 2001 елдан алып хәзерге вакытка кадәр тренер булып эшли. Эш дәверендә Илфат Нәҗипович үзен профессиональ компетентлы, һөнәри осталыгы югары булган намуслы педагог итеп танытты; профессиональлеге, игелеге белән аерылып тора, коллегаларының һәм укучыларның ата-аналарының хөрмәтенә лаек булды. Нәбиуллинның күп кенә шәкертләре, төрле рангтагы ярышларда чыгыш ясап, муниципаль һәм республика ярышларында чемпион, җиңүче һәм призерлар булдылар. Илфат Нәҗипович үз эшендә тәрбияләнүчеләрнең спорт осталыгына гына түгел, аларның мәдәни һәм белем бирү дәрәҗәсенә дә зур игътибар бирә. Аның күп кенә шәкертләре Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала, көрәш һәм ирекле көрәш буенча дәресләрен Казан шәһәренең спорт мәктәпләрендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International