ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2023 ел
шимбә

Саба районы китапханәчеләре Кызыл Мишә авылында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар. ​ Балалар өчен скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча мастер-класс үздырдылар.. Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган.   Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәп укучыларын тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен 2023ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, “Халкыбызның милли бизәкләре” -танып-белү сәгате, мастер-класс үткәрделәр. Чара “Халкым тарихы” - күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Читеккә мәгълүмат бирелеп, укучылар читек, калфак, түбәтәй рәсеменнән пазл җыйдылар. Ә чараның икенче өлешендә алдан катыргыдан киселгән читек макетлары һәм төрле милли бизәкләр өләшенде. Алар клей ярдәмендә читеккә милли бизәкләр ябыштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 мартта Югары Утар балалар интернат-йортында, "Педагог һәм остаз елы" кысаларында, тәрбияче Тимергалиева Ландыш азык-төлек плёнкасы кулланып традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Бүген Әлмәт шәһәрендә «8 Март»Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган өстәл теннисы буенча мэктэп Беренчелеге узды. Безнең мәктәп спортчысы Латыйпов Илсаф бронза медалена лаек булды. Ильсафны һәм тренерларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

3 мартта Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге театрына безнең бердәм коллектив булып кайтты. Сәфәр 23 февраль һәм 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» эстрада-джаз комедиясен карадык. Төп сюжет линиясе мәхәббәт турында, ике яратучы йөрәкнең, хисләрен аңлауга озак вакыт кирэк була, барысы да тиз диалоглар һәм сәхнәләр арасында Тарантино рухында ачыла. Бу җырлар да, юмор да, пародияләр дә, уйлап чыгарылмаган, әмма сәхнәгә Казан урамнарыннан, кафешеклардан, лаунж - барлардан һәм дискотекалардан чыккан ирекле җил кебек. Бу бары тик эфэрин! Бу спектакльга кабат-кабат гашыйк булырга мөмкин! Коллектив таң калды!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2023 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр Уфа шәһәрендә "Д. З. Вәлиев истәлегенә" бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды.

  11 яшькә кадәрге категориядә 26 малай, 29 кыз катнашты. 13 яшькә кадәр 35 малай һәм 61 кыз. 15 яшькә кадәр Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 46 егет.

  Саба районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Уфадан 8 бронза медаль алып кайттык.

  15 яшькә кадәр : 

Зәйниев Айназ - Неганов Данил (Уфа) (ир-атлар парлары)

  11 яшькә кадәр:

Идрисов Нияз (ялгыз)

Рәхимов Адель (ялгыз)

Сафина Элина (ялгыз)

Идрисов Нияз-Рәхимов Адель (ир-атлар парлары)

Идрисов Нияз-Сафина Элина (катнаш пар)

  Балаларны һәм тренер Зарипов Г. Х. ны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, 2023 елның 1 мартыннан эшкәртү һәм гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән табигый бал, перга, ана умарта кортының балы ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм уздыру буенча ветеринария кагыйдәләре үз көченә керә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 18 октябрендәге 713 номерлы боерыгы белән.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

06.00 сәгатьтән. 18.00 сәгатькә кадәр. 2023 елның 5 марты

2023 елның 5 марты көнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннар белән көтелә:

- көчле кар, дымлы кар,

- көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с),

- 1-2 км га кадәр күрүчәнлеге начарланган буран, юеш кар яудыру.

2023 елның 2 һәм 3 мартында «һөнәр шәһәре «saba Balahoner» муниципаль программасы кысаларында «Саба Балачак 6нчы балалар бакчасы һәм» Саба 3нче Шоколад балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗ Саба филиалында булдылар.


3
март, 2023 ел
җомга

Гәрәев Илнур Габделбәр улы истәлегенә хоккей ярышында Икшермә командасы 3нче урынны алды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International